Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Татьяна Баранова: Казанга 2022 елда кире кайтырга телим

Бүген Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы старт алды. Беренчеләрдән булып “Локомотив” стадионына чаңгы узышларында катнашучылар чыкты. Алар арасында – Тамбов өлкәсеннән килгән Татьяна Баранова. Спартакиадада 20 яшьлек спортчы 5 һәм 7 км дистанцияләрендә чыгыш ясаячак һәм максаты бары җиңү генә. Татьяна сүзләренә караганда, аңа беренче булып, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына сайлану һәм 2022 елда Казанга кире кайту мөһим.

Татьяна – сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем алучы Горелое мәктәп-интернаты тәрбияләнүчесе. Ул спорт белән 10 яшьтә шөгыльләнә башлаган, һәм шул вакыттан бирле тренер Александр Виктор улы Альбицкий җитәкчелеге астында күнекмәләр ясый. Ярышлар башланырга бер көн кала үткәрелгән интервьюда Татьяна элек спортчы булу турында хыялланмаганын әйтте. “Бу хакта уйламадым, тик һәрвакыт йөгерәсе һәм сикерәсе килде”, – ди ул. Татьяна Махсус Олимпиада программасы буенча үткәрелгән мәктәп, төбәк һәм бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясаган һәм призер булгалаган. Чаңгы узышларыннан кала, Татьяна карда йөргечләрдә йөгерү һәм теннис белән шөгыльләнә, кайвакыт баскетбол һәм футбол уйный, ләкин аңа иң күбе җиңел атлетика ошый.

2017 елда Татьяна РФ җыелма командасы составында Австриядә үткән Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында катнаша. Ул вакытта яшь спортчы карда йөргечләрдә 400 һәм 800 метр арага йөгерүдә җиңеп, берьюлы ике алтын медаль яулый.

Зур ярышлардагы киләсе старт ике елдан соң була. 2019 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья җәйге уеннары уза. Анда Татьяна җиңел атлетика буенча ярышларда призер була. 400 м дистанциясендә спортчы финишка өченче булып килсә, 800 м дистанциясендә исә ул “көмеш” яулый.

Татьяна ул турнирларда көндәшләренең көчле булулары һәм чыгыш ясау ансат булмавы хакында сөйләде. “Австриядә дә, Дубайда да ошады! Без ярышларда катнашып кына калмадык, ә экскурсияләргә дә йөрдек”, – дип искә төшерә спортчы. Татьяна сүзләренә караганда, ул ярышлар алдыннан бераз борчыла, тик үзен кулга алырга һәм алга таба барырга көч таба. Бу эштә аңа тренерлар да булыша. Спортчы шулай ук старт алдыннан яхшылап тәнне язарга кирәк ди, бу аеруча салкын һава торышында мөһим.

Спорт һәм ярышлар аңа сәламәтлек бирә, яңа үрләргә омтылырга өйрәтә. Үсеп килүче спортчылар белән үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, ул аларны шуңа да өйрәтергә тырыша. “Аларның бар нәрсәгә дә өйрәнүләрен, яхшы сикерүләрен, шөгыльләнүләрен, сәламәтлек һәм теләкләре булуларын телим”, – ди Татьяна.