Яңалыклар
Рәсми хроника Спартакиада

Владимир Леонов: Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – илебез һәм Татарстан Республикасы өчен зур мәртәбә

Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов 2022 елда Казанда үтәчәк Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары программасы һәм ярышларга әзерлек барышы турында сөйләде.

Казан Россия территориясендә беренче тапкыр бар мәгънәдә дә әһәмиятле чара уздыру хокукын алды. Интеллект үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләр өчен ярышлар бик мөһим, аларга җитди һәм җентекле әзерлек кирәк.

Проектка РФ Хөкүмәте тарафыннан булышлык күрсәтелә. Уеннарга әзерлек белән идарә итү системасы формалаштырылды, ул үз эченә федераль оештыру комитетын, республикка оештыру комитетын, әзерлек юнәлешләре буенча эшче төркемнәрне ала. Республика ведомстволары әзерлек процессына инде актив рәвештә кушылдылар һәм Уеннарны оештыру сораулары буенча Россиянең Спорт министрлыгы һәм Россиянең Махсус Олимпидасы белән хезмәттәшлек итәләр. Традиция буенча республикада Уеннарга әзерлек процессын Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе алып бара.

Владимир Леонов проектның төп максаты – интеллект үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләр адаптациясе дип ассызыклап үтте. Башка сүзләр белән әйткәндә, акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә җәмгыять тормышында нәтиҗәле катнашырлык итеп аның тулы хокуклы әгъзалары булырга ярдәм итү, аларга спорт ярышлары шартларында үзләренең сәләтләрен һәм талантларын күрсәтү өчен тигез мөмкинлек бирү һәм җәмгыятькә аларның мөмкинлекләре һәм ихтыяҗлары турында хәбәр итү.

“Уеннар – инклюзив җәмгыять белән очрашу өчен иң комфорт шартлар тудыручы уникаль мәйданчык. Без инклюзив җәмгыятькә социаль интеграция өчен куркынычсыз (физик яктан да, эмоциональ яктан да) шартлар тудырабыз”, - дип белдерде Татарстан Республикасының спорт министры.

Әлеге зур чарада 108 илдән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер (үсешендә үзенчәлекләр булмаган спортчылар) катнашуы көтелә. Программа ярышлары үз эченә 7 спорт төрен ала: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү.

Ярышларны үткәрү мәйданчыгына “Свияга” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы (тау чаңгысы һәм сноуборд), “Буревестник” стадионы (карда йөргечләрдә йөгерү), Казан теннис академиясе (флорбол), Спорт сарае (фигуралы шуу һәм шорт-трек), чаңгы-биатлон комплексы (чаңгы ярышлары) әйләнде.

Уеннарны ачу һәм ябу тантаналары 2022 елның 22 һәм 28 гыйнварында “Татнефть Арена”да уздыру планлаштырыла. Спорт чараларыннан кала, катнашучыларны күләмле мәдәни һәм өстәмә (спортныкы булмаган) чаралар көтә.

Министр 5 декабрь көнне Казанда 2022 елда үтәчәк Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы Уеннары Илчеләрен тәкъдир итүләрен искә төшерде: “Без проектка Татьяна Навка, Александр Овечкин, Александр Легков, Алексей Нечаев һәм Ксения Соловьева кебек танылган кешеләр теләктәшлек белдерүенә бик шат”, - диде министр.

Уеннарга якынча 3000 волонтер җәлеп ителүе көтелә, алар утыздан артык позициядә ярдәм күрсәтәчәк. Волонтер кампаниясенә старт 5 декабрь көнне бирелде. Заявкалар 2021 елның маена кадәр SOKAZAN2022.com сайтында кабул ителә.

Уеннарга әзерлек кысаларынңа тест чарасы – кышкы спорт төрләре буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасын уздыру планлаштырыла. Әлеге Спартакиада шулай ук Россия җыелмасын 2022 елгы Уеннарга тулыландыру өчен сайлап алу ярышлары да булып тора. Ярышлар флорболдан кала Уеннарның барлык дисциплиналары буенча үтәчәк.

Уеннарның SOKAZAN2022.com сайтында Уеннар һәм Спартакиадага кагылышлы кирәкле барлык мәгълүмат (спорт төрләре, объектлар, клиент төркемнәрен аккредитацияләү, ММЧ вәкилләре өчен сервислар һ.б.) булган махсус бүлек эшли башлады.

Белешмә өчен

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 елның 22-28 гыйнварында Казанда үтәчәк. Уеннарның спорт программасы үз эченә 7 спорт төрен ала: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү.  108 илдән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер (акыл үсешендә үзенчәлекләр булмаган спортчы) катнашуы көтелә.

Россиянең Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора, һәм анда ил буенча спорт ярышларында катнашучы якынча 130 мең зат исәпләнелә. Ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә физик культура буенча якынча 5 мең чара уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Бөтендөнья кышкы уеннарның төп максатларының берсе булып акыл үсешендә үзенчәлекләр булган катнашучылар санын 2025 елга 200 000 кешегә кадәр җиткерү тора.

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминация бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Оешма спортны үстерү һәм мәгариф, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү аша инклюзив җәмгыять булдыру яклы. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төрләре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә алты миллионнан артык спортчы һәм юнифайд партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Бу хакта күбрәк белү өчен хәрәкәтнең TwitterFacebookYouTubeInstagram, LinkedIn, Medium сайтларындагы сәхифәләренә керегез. Тулырак мәгълүматны www.SpecialOlympics.org сайтында алып була.

prav.tatarstan.ru материаллары 

буенча “Спорт һәм социаль проектлар дирекцияясе” КБАО