Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Кичерешләр – искиткеч!

Бүген Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында Казанның “Локомотив” стадионында 50 м һәм 500 м дистанцияләрендә чаңгы узышлары буенча ярышлар үтте.

Чаңгы юлына йөзгә якын атлет чыкты. Бүгенге һава торышы – юеш кар һәм яңгырга карамастан, спортчылар көрәш рухын югалтмаган иделәр.

– Мин инде икенче көн чыгыш ясыйм. Кичә дә, бүген дә 500 метр ара үттем. Көчле көндәшләр бар, тик мин бирелергә җыенмыйм. Көрәшәсем килә. Үзеңне кызганырга кирәк түгел дип саныйм, – дип уртаклашты үз уйлары белән Архангельсктан килгән 26 яшьлек Николай Голоухов. Ул 15 елдан артык чаңгы спорты белән шөгыльләнүен, хәзер Архангельск шәһәренең адаптив үсеш үзәгендә күнекмәләр ясавын сөйләде. Николай ярышларга еш йөри, Казанда яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә өметләнә.

– Мондый ярышларны оештыру тәҗрибә таләп итә, һәм тест ярышлары тагы нәрсәне һәм кайда төзәтеп була икәнен күрсәтә. Ә болай, тулаем алганда, бу чарадан алган кичерешләр – искиткеч! – дип билгеләп узды Пермь крае командасы тренеры Николай Малафеев. Ул утыз елдан артык коррекция мәктәбендә физкультура укыта, инде 20 елдан артык балаларны Махсус Олимпиада хәрәкәте ярышларына алып бара. Казандагы ярышларга аның белән 4  чаңгычы һәм 4 карда йөргечләрдә йөгерүче спортчы килгән. “Бүгенге һава торышы канәгатьләнерлек түгел, тик бу буранга караганда яхшырак. Буранда пластик чаңгылар начар йөри. Спортчыларыбыз яраклаштылар кебек, ничек йөгерерләр, карарбыз. Биредә әзерлек дәрәҗәсе төрле булган спортчылар бар, һәм бу безнең укучыларыбызның тәҗрибәсен арттыра. Ләкин иң мөһиме – монда Махсус Олимпиаданың төп принципы – һәркемгә үзенең казанышларын күрсәтү өчен мөмкинлек бар принципы гамәлгә ашырыла”, – диде ул.

– Һава дымлы, кичә сулавы җиңелрәк иде. Тик табигатьнең начар һава торышы юк. Безнең үзебездә кар төшә дә, тиз эреп бетә, күнекмәләр ясап өлгерергә кирәк, шуңа монда бик рәхәтләнеп шуам, – ди елмаеп бәя бирә бүгенге ярышларга 18 яшьлек Рязань спортчысы Алексей Макаров. Ярышларда ул игезәк сыңары Сергей белән чыгыш ясый. Егетләр сүзләренә караганда, алар чаңгылар белән үзләре өчен шөгыльләнәләр, тик ярышларны бик яраталар, чөнки бу аларга шәһәрләр һәм илләр буенча сәяхәт итәргә, күп итеп аралашырга мөмкинлек бирә.

– Без Башкортстан Республикасыннан килдек. Спортчыларыбызга бар да бик ошый. Махсус Олимпиада хәрәкәтенең үсеш алуы бик күңелле хәл. Хәрәкәткә республиканың үсеш үзенчәлекләре булган балалар укучы барлык 26 махсус мәктәп тәрбияләнүчеләре дә җәлеп ителгән, – ди Туймазы шәһәренең коррекция мәктәбендә физкультура укытучы Лилия Самсонова. – Атлетларыбызның алга таба да спорт белән шөгыльләнүләрен дәвам итүләрен бик телибез. Махсус Олимпиада системасында “Яшь атлет” дигән программа бар, без аңа зур өметләр баглыйбыз. Спортчыларда бер-береңә булышу һәм ярдәм күрсәтү дигән нәрсә яхшы үсеш алган. Бу – аларның җәмгыятьтә социализацияләшүендә һәм яраклашуында төп нәрсәләрнең берсе.

– Бөтенроссия Спартакиадасы – социаль якка юнәлдерелгән проектлар үсеше юлында яңа адым. Миңа, спортчы-чаңгычыга, аның махсус юнәлеше җәелүен күрү бик күңелле. Бөтенроссия Спартакиадасының чаңгы ярышларында Татарстан районнарыннан өч команда катнаша, – диде Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вәкиле, ярышлар директоры Евгений Шеболкин. – Бу ярышларның медиа чараларында киң яктыртылуы һәм аларның җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итүләре бик яхшы. Бездә җәйге спорт төрләре буенча ярышлар үткәрү тәҗрибәсе бар. Бу көннәрдә без кышкы төрләрдә дә мөмкинлекләребезне яхшырта, ә киләсе елны Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 чараларын тагы да кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк үткәрә алачакбыз.