Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Спорт балаларны үзләренә ышанырга өйрәтә

Казанда узучы Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасының беренче көнендә спортчылар һәм тренерларны җиңелчә буран, “Буревестник” стадионы трибуналарындагы йөзләгән җанатар һәм күңелле сюрприз көтә иде.

Ачылу тантанасында Олимпия уеннары чемпионы Александр Легков та бар иде. Ул сәламләү сүзе белән генә чикләнмичә, карда йөргечләрдә йөгерүдә дә катнашты. Сочида узган 50 километрлы марафон җиңүчесе карьерасын тәмамлаганнан соң да яхшы формада, тик беренче бишлеккә эләгү өчен аңа үзе өчен яңа дисциплинада шактый тир түгәргә туры килде. Үзе Александр йөгерүләр тәмамланганнан соң көндәшләренең әзерлеген билгеләп үтте.

“Физика һәм сәламәтлек белән генә җиңеп булмый. Бу спорт төрендә ныклап күнекмәләр ясарга кирәк. Бүген спортчыларыбыз син элеккеге спорт тормышыңда кем генә булсаң да, физика хисабына җиңү бик кыен икәнлеген күрсәттеләр” – диде Легков һәм барлык катнашучыларга да уңышлар теләде.

Өстәмә уңай кичерешләр алып, спортчылар бер-бер артлы махсус карлы трассага чыга башладылар. Пәнҗешәмбе көнне тамашачылар 25 м, 100 м һәм 400 м дистанцияләрендә дивизионнарга бүленү этабын күрделәр, биредә Россия Федерациясенең 31 субъектыннан 196 атлет катнашты. Шунысы кызыклы, биредә кайбер катнашучылар кар хәтта кышын да сирәк булган төбәкләрне тәкъдим иттеләр.   

“Без Краснодар краеннан, һәм быел кыш көне кар аз. Бөтен вакытны диярлек чирәмдә күнекмәләр ясадык, һәм Казанда быел кар буйлап икенче тапкыр гына йөгерәбез дисәк тә була. Нәтиҗәләр белән канәгатьбез. Афәрин!” – дип сөйләде тренер Игорь Степарев. Аның кулы астында шөгыльләнүче Алексей Кругляков 25 метр дистанциясендә йөгерде.  “Спорт – безнең бар тормышыбыз. Мин калганнарның да спортка килүләрен, спортның аларга бәхет, сәламәтлек һәм шатлык кына алып килүен телим. Краснодар краеннан 8 спортчы килде. Спартакиада идеясы үзе үк бик шәп нәрсә”.

Ярышлар вакытында катнашучыларның гына түгел, ә аларның тренерларының да хисләре тулып ташыды. Спортчылар ничәнче урынны яуласалар да, финиш сызыгына җиткәч, тренерлары аларны чын күңелдән котлады. Үз командаларына көч биреп торучылар арасында Свердловск өлкәсенең карда йөргечләрдә йөгерү буенча баш тренеры Светлана Старикова да бар иде, ул Спартакиадага әзерлек турында менә ниләр сөйләде. 

“Бу ярышлар спортчыларыбыз өчен бик мөһим. Карагыз, алар ничек бәхетле. Без Спартакиаданы озак көттек һәм әзерләндек. Биредә бик дустанә, уңай мохит урнашкан. Бар да яхшы көйләнгән һәм югары дәрәҗәдә уза. Минем кызларым карда йөргечләрдә дүрттән алып алты елга кадәр шөгыльләнәләр. Без Төмәндә һәм Новосибирскта ярышларда булдык, инде менә Казанга килдек”, – дип билгеләп үтте Светлана Старикова. “Параллель рәвештә без җиңел атлетика белән дә шөгыльләнәбез, һәм шуңа күрә безгә карда йөргечләргә күчү авыр булмады”.

Йөгерешләрдә катнашучылар географиясе бик киң иде. “Буревестник” стадионында Россиянең Үзәк өлешеннән, Урал, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Себердән килгән спортчылар тәкъдим ителгән иде. Иркутск өлкәсеннән килгән спортчыларга ярдәм итүче тренер Ольга Ломалова билгеләп үткәнчә, Спартакиаданы үткәрү пандемия чорында аеруча мөһим булган.

“Минем өчен Спартакиада – зур вакыйга. Пандемия чорында без балалар үз-үзләрен күрсәтсеннәр, бер урында утырмасыннар өчен төрле методлар эзләдек. Карда йөргечләрдә йөгерү – яңа спорт төре, һәм ул үз-үзеңне күрсәтү, үз-үзеңә ышану өчен зур мөмкинлекләр бирә”, – дип билгеләп узды Ольга Ломалова. “Мондый спортчыларның күбесе интернатларда яши, кайберләренең ата-аналары юк. Спорт аларга алга таба барырга этәреш, үз-үзләренә ышаныч бирә. Һәм спорт чараларына әзерләнгәндә, бер-берсе белән аралашканда, бу аларга кеше арасында яраклашырга, үз көчләренә ышанырга ярдәм итә”.

Архангельск өлкәсеннән килгән Александра Лисицына балачактан уку белән спортны берләштерә. Ул “пешекче-официант” юнәлешен сайлаган. 400 метр араны йөгереп үткәннән соң, ул тегендә дә, монда да ничек өлгерү рецепты белән уртаклашты.

“Уку спортка комачауламый, ә спорт – укуга. Иң мөһиме – дәресләрне калдырмаска һәм зачетларны вакытында тапшырырга. Түземлек, тырышлык, белем кирәк”, – дип аңлатты спортчы. “Бүген миңа күңелләре аша тренер һәм Северодвинсктагы дусларым көч биреп торды. Барысы да минем өчен җан аттылар, һәм бу миңа көч бирде. Мин бик тырышырга кирәген аңлый идем!”

Карда йөргечләрдә йөгерү буенча беренче финал ярышлар “Буревестник” стадионында җомга көнне узачак. Ярышлар сәг. 10.00 башлана.