Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Мин спорт белән шөгыльләнүгә бар җанымны һәм күңел җылымны бирәм

КАРДА ЙӨРГЕЧЛӘРДӘ ЙӨГЕРҮ БУЕНЧА ФИНАЛ ЯРЫШЛАР

Карда йөргечләрдә йөгерү ярышларында финаллар вакыты җитте – 25 метрда (беренче категория) һәм 200 метрда (өченче категория). Иртән иртүк спортчылар “Буревестник” стадионына тән язу өчен җыелдылар, аннан соң йөгерешләр башланды. Сибәләгән яңгыр аларга комачаулый алмады. Алар лаеклы нәтиҗә күрәттеләр һәм финишта тренерлары котлауларына лаек булдылар.

Беренче категориядә (25 м) хатын-кызлар арасында иң җитезләр өчлегенә Архангельск өлкәсеннән Анастасия Гурова, Иркутск өлкәсеннән Дарья Иванова һәм Наталья Богданова керде. Ир-атлар арасында иң яхшы вакытны Свердловск өлкәсеннән килгән Александр Юнысов, Түбән Новгород өлкәсе спортчысы Нарек Степанян һәм Краснодар краен тәкъдим итүче Алексей Кругляков күрсәтте.

“Гомумән, мин футбол белән шөгыльләнәм һәм күптән түгел Даун синдромлы кешеләр арасында Мәскәү чемпионаты призеры булдым. Анда минем бронза медаль булса, бүген – көмеш. Үзенчәлекләре булган кешеләр өчен ярышлар бик күп оештырылмый, һәм без Казанга килүебезгә бик шат! Без монда гаять зур канәгатьләнү алдык. Безнең өчен иң мөһиме – катнашу, без нәтиҗә артыннан түгел, ә чыгыш ясар өчен килдек. Без бу ярышларда даими чыгыш ясарбыз, ә өлкәбез делегациясе артыр дип өметләнәбез”, – дип сөйләде Нарек Степанян. “Казанда оештыру ягы супер. Мин спортка бар җанымны һәм күңел җылымны бирәм. Футболчы булырга телим. Минем барлык укытучыларыма да зур рәхмәт!” 

200 метр араны барыннан да тизрәк Башкортстан Республикасыннан килгән Стелла Шакирова, Чиләбе өлкәсе кызы Юлия Ожогина, шулай ук Ханты-Манси автоном округы спортчысы Анастасия Копылова йөгереп узды. Ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗә Краснодар краеннан килгән Александр Козлов, Николай Северинов һәм Данил Мухинда (икесе дә Ханты-Манси автоном округыннан).

“Минем барын да эшләп карыйсым килә, шуңа күрә бу спортка килдем. Миңа ярышларның ничек үткәрелүе, ничек ярдәм итүләре, сәламләүләре бик ошый. Әлеге спорт төрендә бу минем беренче медалем. Минем җәйге спорт төрләре, әйтик, җиңел атлетика буенча призлы урыннар яулаганым булды”, – дип сөйләде Иркутск өлкәсеннән килгән Дарья Иванова.

Карда йөргечләрдә йөгерү буенча ярышлар 6 февральдә дәвам итәчәк.

«БАРЫСЫ ДА БӘХЕТ-ШАТЛЫК КЫНА БИРӘ»

“Свияга калкулыклары” комплексында узучы сноуборд һәм тау чаңгысы спорты буенча ярышларда да кызыклы һәм мавыктыргыч нәрсәләр аз булмады.
Сноубординг буенча башлангыч дәрәҗәдә иң яхшы нәтиҗәләрне хатын-кызлар арасында Анна Кушкарева һәм Виктория Пакина, ир-атлар арасында Рамил Гирфанов, Александр Бирюков һәм Родион Румянцев күрсәтте. Спортчыларның кайберләре күнекмәләр ясауга әле күптән түгел генә керешкән, тик тырышлыклары хисабына алар яхшы нәтиҗә күрсәтәләр.

 “Бар да бик яхшы оештырылган. Волонтерларга рәхмәт – алар бик булыша. Бар да шома уза. Спортчыларыбыз әле былтыр гына шөгыльләнә башладылар, шуңа, башкалар белән чагыштырганда, без әле юлның башында гына. Монда килүебез белән канәгатьбез. Нәрсәгә омтылырга кирәклеген күрәбез, шулар өстендә эшләүне дәвам итәчәкбез”, – дип сөйләде Александра һәм Родионның тренеры Александр Шишков.

Сноубординг буенча уртанчы дәрәҗә төркемендә иң яхшы вакыт Андрей Скибин, Глеб Абдуллин, Николай Федоров һәм Артем Фәхретдиновта, ә алдынгы дәрәҗәдәге төркемдә иң югары нәтиҗәләрне Дмитрий Тюфяков һәм Семен Федотов күрсәтте. Хатын-кызлар арасында алдынгы дәрәҗә төркемендә Елена Назарзода җиңде.

“Мондый ярышлар спортчыларга үз-үзләренә ышаныч бирә. Монда булган вакыйгалардан бары бәхет-шатлык кына алабыз. Бар да супер”, – дип билгеләп узды Санкт-Петербург командасы тренеры Петр Новиков.

Тау чаңгысы спортында иң яхшы нәтиҗәләр Юлия Галеева, Александра Николаева, Анна Горшкова, Анастасия Аксенова, Александр Давыденко, Роман Новиков, Владислав Медынский, Татьяна Осина, Артем Каличенко, Кирилл Порфильев һәм Татьяна Бандуринада.

“Оештыру ягы өчен плюс бишле куярлык. Трасса, озатулар – бар да шәп. Спартакиада бит ул – аралашу, контаклар белән алмашу. Бу гаҗәеп социализацияләшү”, – дип сөйләде Казан тренеры Гөлнур Сөнгатова.

Сноубординг һәм тау чаңгысы спорты буенча ярышлар 6 февральдә дәвам итәчәк.