Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Татьяна Навка: Сез бик сәләтле һәм матурлар! Кыюлыгыгыз өчен рәхмәт!

Бүген, 5 февраль көнне, Казанда Спорт сараеның боз мәйданында фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы һәм 2022 елдагы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья уеннары илчесе Татьяна Навканың мастер-классы узды. 

Кичәдә Свердловск һәм Смоленск өлкәләре, Татарстан һәм Санкт-Петербургтан Казанга Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасына килүчеләр катнашты.

Татьяна Навка гади һәм катлаулы шуу хәрәкәтләренең дөрес башкарылуын күрсәтте һәм мастер-класста катнашучыларның һәркайсына техниканы яхшыртып, кабатларга ярдәм итте. Бозга төрле яшьтәге һәм төрле әзерлекле спортчылар җыелган иде, әмма бу алып баручыга барысы белән дә уртак тел табарга һәм дәресне рухландыргыч дулкында үткәрергә комачауламады. Чарада һәркем – иң кечкенә спортчы, Татарстан кызы 10 яшьлек Алинәдән алып, иң өлкәне, Санкт-Петербургтан килгән 43 яшьлек фигуралы шуу остасы Роман Зинуровка кадәр – тәэсирләнеп, яңа күнекмәләр туплады. 

Мастер-класс ахырында Татьяна Навка спортчыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде: 
– Мин бик тәэсирләндем! Сез бик сәләтле һәм матурлар! Кыюлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Илебездә фигуралы шууда сирәк күренеш булган ир-егетләрнең шууын күрү дә бик күңелле. Алда – 2022 елдагы Махсус Олимпиада. Бу –  халыкара мөһим ярышлар, һәм аларда катнашу зур шатлык һәм горурлык.

Чарадан соң Татьяна Навка һәм фигуралы шуу осталары  журналистлар белән аралашты. Аларга Россиянең Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер да кушылды. 

– Мастер-класс безгә бик ошады. Без югары дәрәҗәдә шуу өчен кирәкле элементларны башкардык, аларга Татьяна Навка белән бергә төзәтмәләр керттек. Без хаталарыбызны истә калдырдык, киләчәктә тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешү өчен, барысын да дөрес башкарырга тырышачакбыз, – дип сөйләде Петербургтан килгән фигуралы шуу остасы Анна Яковлева. Анна һәм аның партнеры Роман Зинуров Махсус Олимпиада хәрәкәтендә катнашучы Россиянең бердәнбер парлы фигуралы шуу осталары.

 – Минем катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсенә исем китте. Спортның бу төрендә физик әзерлек, чыдамлык, грация бик мөһим. Һәм бүген дә алар тимераякта профессиональ дәрҗәдә оста басып тордылар, катлаулы элементларны башкардылар. Бу спортчыларның хыяллары һәм максатлары бар, алар шуңа омтылалар һәм аларга бу юнәлештә ярдәм итү кирәк. Һәр төбәк бу эшкә кушыла, секцияләр оештыру өчен мөмкинлек таба ала. Махсус Олимпиада илчесе буларак минем бурычым – гади кешеләр дә, үсеш үзенчәлекләре булганнар да укырга, ярышырга, максатлар куярга һәм аларга ирешүдә бертигез мөмкинлеккә ия булырга тиеш дигән принципны пропагандалау, - диде Татьяна Навка. – Якын киләчәктә мин үземнең фигуралы шуу мәктәбемдә шундый балалар белән шөгыльләнү юнәлешен үстерергә,  аларга безнең башка укучыларның дәрәҗәсенә ирешергә ярдәм итәргә ниятлим.

- Россиядә Махсус Олимпиада хәрәкәтендә бүген 128 мең атлет бар, ел дәвамында без бөтен ил буенча 5 меңгә якын чара уздырабыз. Хәрәкәткә кушылыгыз! Бу бөтенләй бушлай, әмма бу сезнең якын кешегез өчен социумның бер өлеше булу, спорт күнекмәләрен үзләштерү өчен бик зур мөмкинлек, һәм сез аның белән нинди тылсымлы үзгәрешләр булачагын үзегез күрәчәксез! – дип ассызыклады Ольга Слуцкер.