Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Дмитрий Чернышенко 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек буенча Оештыру комитетының беренче утырышын уздырды

Бүген, 5 февральдә, вице-премьер Дмитрий Чернышенко рәислегендә 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек һәм аны уздыру буенча Оештыру комитетының беренче утырышы видеоконференция режимында үтте.

Чарада Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Инвалидлар эшләре буенча комиссия рәисе Александра Левицкая, Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары Марина Томилова, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова, Россиянең Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер, федераль министрлыклар, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучылар Уеннарга әзерлек барышы, шул исәптән куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре, Уеннарның визуаль образы һәм ярышларның логотибы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары мирасы концепциясе, төрле үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрнең җәмгыятькә җайлашуы өчен яңа мөмкинлекләр булдыру, илебездә һәм дөньяда аларга карата мөнәсәбәтне үзгәртү мәсьәләләре каралды.

Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, утырышта Казаннан видеоэлемтә катнашкан Игорь Левитин: «Нәкъ бер ел элек, 11 февральдә, Россия Президенты Владимир Путин 2022 елгы Махсус Олимпиада Уеннарын Казанда үткәрүне килештерде. Акыл үсешендә тайпылышлар булган затлар арасында мондый ярышларның әле илебездә үткәрелгәне юк иде. Үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрнең тормышын спорт өлкәсендә дә җайлаштыру өчен Уеннарның мирасын калдыру мөһим. Шулай ук бу юнәлештә белгечләр әзерләүгә дә игътибар бирергә, укыту-агарту эшчәнлеген җайга салырга кирәк. Безнең эш Дәүләт Советындагы Социаль сәясәт комиссиясе күз уңында башкарылырга тиеш. Без Уеннарның мирасын төбәкләрдә ничек кулланырга мөмкин икәнлеге мәсьәләсенә барлык губернаторларның игътибарын юнәлтергә телибез».

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко үз чыгышында ассызыклап үткәнчә, киләсе елда Россия, Казан үсеш үзенчәлекләре булган кешеләргә ярдәм итү һәм социаль адаптация мәсьәләләрен хәл итү ягыннан дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә булачак: «Илебезгә мондый уникаль спорт ярышларын уздыру хокукы бирелде. Бу — Россиянең ачыклыгын һәм үсеш үзенчәлекләре булган кешеләргә спорт ареналарында да, көндәлек тормышта да — һәрьяклап ярдәм итү өчен кирәкле шартлар тудырырга әзерлегебезне раслый. Мондый кешеләр тормышта инде җиңү яулаган затлар һәм дөнья моны күрергә тиеш, шуңа күрә без ярышларны мәгълүмати яктан яктыртуга зур игътибар бирәбез. Махсус Олимпиадада катнашучылар үзенчәлекләре булган кешенең җәмгыять ярдәме белән мөстәкыйль тормышка мөмкин кадәр җайлашырга сәләтле булуын раслый. Безнең бурыч — кунакларга һәм катнашучыларга уңайлык, аларның иминлеген тәэмин итеп, Уеннарны югары дәрәҗәдә уздыру».

Дмитрий Чернышенко Татарстанның зур-зур халыкара ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә алдынгы тәҗрибәсе булуын да билгеләп үтте, өстәвенә республикада квалификацияле персонал әзерләнгән, кирәкле инфраструктура булдырылганлыгын да телгә алды.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын Казанда үткәрү мөмкинлеге өчен Россия Президентына һәм илебез Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. Ул халыкара ярышларга әзерлекнең планлы режимда баруын хәбәр итте.

«Без катнашучыларга һәм кунакларга искиткеч спорт объектлары, бик яхшы үсеш алган инфраструктура һәм, һичшиксез, иң абруй казанган казанышыбыз — ачык йөз һәм кунакчыллыгыбызны тәкъдим итәчәкбез. Татарстан Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын югары дәрәҗәдә үткәрер өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәген гарантиялибез. Ярышлар, һичшиксез, инклюзив мәдәният һәм социаль гаделлек формалаштыруга трамплин булачак, җәмгыятьнең игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрнең ихтыяҗларына юнәлтәчәк», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Казандагы Уеннар әһәмиятле халыкара спорт вакыйгасы да, шул ук вакытта гуманитар чара да булырга вәгъдә итә, алар дөнья җәмәгатьчелеген Казанга җәлеп итәчәк һәм, Махсус Олимпиада атлетлары турында бөтен дөнья белсен өчен, барысын да эшләячәк», — диде Россиянең Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер. Үз чыгышы дәвамында ул Махсус Олимпиада Бөтендөнья кышкы уеннарының логотибын тәкъдим итте һәм шул ук көнне Казан Кремле диварларына проекция тамашасы форматында әлеге логотипның презентациясе узачагын хәбәр итте.

«Безнең илдә физик культура белән шөгыльләнә торган, акыл үсешендә тайпылышлар булган 128 мең кеше исәпләнә, алар өчен ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге 4,9 меңнән артык төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелә. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә төбәк бүлекчәләре эшли. Санкт-Петербургта, Татарстан Республикасында, Свердловск, Чиләбе, Владимир һәм Смоленск өлкәләрендә Махсус Олимпиада программасы буенча эш аеруча уңышлы алып барыла», — дип билгеләп үтте үз чыгышында спорт министры урынбасары Марина Томилова.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнвар көннәрендә узачак. Әлеге Уеннарга 107 илдән 3023 кешелек делегация, 1090 мәртәбәле кунак һәм аларның 2000 гаилә әгъзасы, төрле гаммәви мәгълүмат чараларының 1000 гә якын вәкиле киләчәге көтелә. Уеннар программасына җиде спорт төре: тау чаңгысы спорты, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, сноуборд, кар чаналарында йөгерү, тимераякта шуу спорты (шорт-трек), флорбол кертелгән.

3-8 февраль көннәрендә Казанда спортның кышкы төрләре буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы уза. Бу — 2022 елгы Уеннар алдыннан сынау ярышлары. Алар Татарстан Республикасы башкаласының халыкара вакыйгага әзерлеген тикшерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Спартакиада 2022 елгы Уеннарга Россия җыелма командасын туплау өчен сайлап алу ярышы да булып тора.

2022 елгы Уеннар мирасы Махсус Олимпиада программасы буенча яңа секцияләр һәм төркемнәр ачуны күздә тота, бу исә акыл үсешендә тайпылышлары булган 200 000 кешене 2025 елга кадәр физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Махсус Олимпиада хәрәкәте кадрларын әзерләү буенча фәнни-белем бирү үзәген булдыру да планлаштырыла. Гомумән алганда, Уеннарны уздыру менталь тайпылышлар булган кешеләрнең көндәлек проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәчәк, төрле стереотипларның үзгәрүенә һәм акыл үсешендә үзенчәлекләре булган кешеләр белән җәмгыять арасындагы күптәнге киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк.
РФ спорт министрлыгы материалларыннан
ТР Президентының матбугат хезмәте фотосы