Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Семен Федотов: 13 яшьтә яуланган Махсус Олимпиада “алтыны” һәм X-Games тарихында Россиянең беренче медале

2017 елның гыйнвары, Аспен шәһәре (АКШ, Колорадо штаты). Өч көнгә сузылган искиткеч чыгышлар һәм спортчыларның көрәше – Россия Бөтендөнья кышкы экстремаль уеннар  (X-Games) тарихында беренче тапкыр медаль яулый.

Ул вакытта Свердловск өлкәсеннән килгән Семен Федотов мактау пьедесталының иң югары баскычына менә. Махсус Олимпиаданың “юнифайд-сноубординг” дисциплинасында ул танылган сноубордчы Джейми Андерсон белән бергә парлап чыгыш ясый. Алар параллель слалом буенча ярышларда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Ул ярышларда АКШ, Австрия, Норвегия, Япония, Австралия һәм Россиядән 8 спортчы катнаша. Аларның парлары булып Олимпиада һәм экстремаль уеннарның чемпионнары һәм призерлары чыгыш ясый.

Свердловск өлкәсенең Ревда шәһәреннән килгән Семен Федотовның Махсус Олимпиада хәрәкәтендә Россиянең иң күп медальләр яулаган спортчыларының берсе дип аталырга тулы хокукы бар. Ә зур халыкара ярышларда иң беренче медальләрен ул 2009 елда Бойсе шәһәрендә (Айдахо штаты) узган Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында, инде 13 яшьтә үк яулый! Ул турнирда Семен берьюлы өч медальгә лаек була – слалом һәм слалом-гигантта алтын медальләргә, ә супергигантта бронза медальгә.

Сноуборд белән Семен Ревда коррекция мәктәбендә укыганда ук шөгыльләнә башлый. Аның базасында Махсус Олимпиада программасы буенча тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча Свердловск өлкәсе командасы күнекмәләр үткәрә. Спорт секциясенә Семен 2008 елда килгән. һәм шул ук елны беренче уңышка да ирешкән – Санкт-Петербургта узган Россия ярышларының иң көчле дивизионында сноуборд буенча барлык өч дисциплинада да алтын медальләр яулаган. Экспертлар фикере бер булган – бу булачак Олимпия чемпионы. Һәм шулай булып чыга да.

Бер елдан соң яшь спортчы илнең җыелма командасына чакырыла һәм үзенең иң беренче Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында катнаша. Турнирдагы триумфтан соң Семен Федотов “Ярышларда күрсәткән осталык, кыюлык һәм җиңүгә омтылыш” премиясе лауреаты була, ул шулай ук мактаулы “Ел спортчысы 2009” түштамгасы белән бүләкләнә.

Ул вакытта талантлы спортчыны алда яңа җиңүләр һәм спорт титуллары көтә кебек тоела. Ләкин аңа турнирлар турында берничә елга онытырга туры килә. Тез травмасы аркасында Семен 2012 елдагы Махсус Олимпиаданың тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча Бөтенроссия Спартакиадасында, аннары 2013 елдагы Бөтендөнья Махсус Олимпия уеннарында катнашмый кала. Яңа стартлар урынына – операция һәм ике елга сузылган озак тернәкләнү. Гомуми физик үсеш өчен махсус күнегүләр аңа формада калырга ярдәм итә.

Физик күнегүләр, күнекмәләр һәм сноубордка булган мәхәббәт озак тәнәфестән соң аңа кабат стартка чыгарга булыша – 2015 елда Семен Россия ярышларында катнаша һәм супергигантта – алтын, ә супергигантта көмеш медальләр яулый.

Соңрак ул Россия җыелмасы составында 2017 елда Австриядә үткән Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья уеннарында чыгыш ясый һәм кабат слаломда җиңүгә ирешә. Слалом-гигантта Семен кабат иң көчле атлетлар өчлегенә керә – монда исә ул көмеш медаль яулый. Шул ук елны Бөтендөнья кышкы экстремаль уеннар – X-Games уза. Ә 2020 елда Семен үз осталыгын Махсус Олимпиада Спартакидасында күрсәтә – Швециядән ул слаломның төрле дисциплиналарында яулаган өч алтын медаль белән кайта.

Карлы таудан югары тизлек белән төшү – иң шәбе, ди уйлый спортчы. Нервлар киеренкелеген юкка чыгаруның нәтиҗәле ысулы, адреналин, тизлек, экстрим, драйв һәм уңай кичерешләр – боларның барысын да сноуборд бүләк итә, дип билгеләп уза Семен.