Яңалыклар
Спорт Спартакиада

“Махсус Олимпиада хәрәкәте балаларга үз-үзләренә ышаныч бирә”

“Свияга калкулыклары” тау чаңгысы комплексы трибунасында үз балалары өчен Чиләбедән килгән Инна Перфильева борчыла, һәм аның көч биреп торуы уллары Кирилл һәм Павелга Казанда уңышлы чыгыш ясарга ярдәм итте.

“Кичә без Спартакиадада ике алтын медаль яуладык һәм бик зур тәэсирләр алдык. Минемчә, балалар әлегә ни булганын аңламадылар, моңа төшенмәделәр”, – дип сөйли Инна. – Махсус Олимпиада хәрәкәте инклюзив мөмкинлекләре булган кешеләр өчен бик мөһим. Аларга нәрсә беләндер шөгыльләнү, ниндидер максатка ия булу, кулларда медаль тоту зур әһәмияткә ия. Бу аларга тормышта үз-үзләренә ышаныч бирә, ә бу бит бик мөһим. Мондый бәйрәмнәр бик кирәк. Мин катнашучыларга яңа танышулар, очрашулар һәм сәяхәтләр телим. Алар өчен бу бик кызык, бу – аларның тормышы”.

Иннаның сүзләре белән Спартакиаданың башка катнашучылары да килешә: алар барысының да югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр һәм 2022 елда Казанга инде Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья Уеннарына кире кайтырга теләк белдерделәр.

“Улым Глеб тау чаңгысы спорты белән 2015 елдан бирле шөгыльләнә. Чаңгылар аңа ошамады, ә тактага баскач, ул моның белән чын мәгънәсендә яши башлады. Бу хәл шундук башланды. Тренерыбызга зур рәхмәт, без үз максатыбызга ирешә алдык!” – дип билгеләп үтте Уеннарда катнашучы Глеб Абдуллинның әнисе. Аның улы гигант слалом дисциплинасында беренче өчлеккә керде. Җиңүчеләр исеменә шулай ук Рамил Гирфанов, Андрей Скибин, Артем Фәрхетдинов, Николай Федоров, Семен Федотов һәм Дмитрий Тюфяков лаек булды.

Кызлар арасында иң яхшы вакытны Свердловск өлкәсен тәкъдим итүче Анна Кушнарева һәм Елена Назарзода күрсәттеләр.

“Бүген барысы да килеп чыкты. Мин сноубординг белән инде ике ел шөгыльләнәм. Шулай ук йөзәргә яратам”, – диде Анна.

“Локомотив” спорт комплексында исә шул вакытта 2,5 километр арага ирекле стиль белән йөгерү буенча һәм 4х1 км эстафетасында финал ярышлар узды. Үз дивизионнарында җиңүчеләр исеменә Роман Урамов, Евгений Архипов, Николай Еремеев, Анна Сыропятова һәм Руслан Марченко лаек булды. Катнашучыларның ун градуслы буранга бик исләре китмәде, ә ярышлар тәмамлангач, алар Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә бүләкләү тантанасына юнәлделәр һәм үз кичерешләре белән уртаклаштылар. Аларның күбесе Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 визуаль образын тәкъдир итүдә булдылар һәм анда күргәннәргә таң калдылар.

7 февраль көнне “Свияга калкулыклары” комплексында слалом буенча соңгы финал ярышлар үтәчәк, ә “Локомотив” исә 100 метр арага классик стиль һәм 1 км арага ирекле стиль белән йөгерү буенча финалларны кабул итәчәк.