Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Никита Цухлов: "Флорбол, башка спорт төрләре кебек үк, атлетларга яңа эмоцияләр бүләк итә»

2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья махсус уеннары программасына флорбол буенча ярышлар керә. Спорт төре яшь, әмма балаларга да, өлкәннәргә дә бик яхшы туры килә. Казанда 1нче мәктәп-интернатның флорбол буенча командасын Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе студенты Никита Цухлов өйрәтә. Ул шулай ук Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан Республика бүлеге юнифайд-флорбол буенча команда партнеры да.

Флорбол - бик яшь спорт төре, ул хоккейга альтернатива буларак барлыкка килде. Россиядә флорбол 2000 еллар ахырында актив үсә башлады һәм хәзер популярлаша бара. Бу спорт төре өлкәннәргә генә түгел, балаларга да туры килә. Никита сүзләренә караганда, флорбол координацияне, игътибарны үстерә, аның белән ел әйләнәсе шөгыльләнергә була.

Никита үзе бу спорт төре белән 8 елдан артык Ульяновск шәһәрендә шөгыльләнә башлады. "Мин флорболның үсеп килүче популярлыгы дулкынына эләктем. Мине командага чакырдылар, мин шөгыльләнә башладым», – дип сөйләде ул.

Хәзер яшь спортчы Казанда яши, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең икенче курсында укый. "Укырга керүгә әзерләнгәндә, адаптив физкультура кафедрасы белән хезмәттәшлек иттем, – дип билгеләп үтте Никита. – Минем спорт төре бу өлкәдә бик кирәк булып чыкты. Миңа балалар белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Башта тренер ярдәмчесе идем. Академиягә кергәч, тәҗрибәм бар иде инде, мин кече төркемне өйрәтә башладым. Ә өлкән төркем белән үзе шөгыльләндем. Спорт белән дә шөгыльләнәсе, үзебез өчен яңа юнәлеш ачасы килде. Моннан тыш, миңа кешеләргә ярдәм итү ошый".

Юнифайд-флорбол буенча команда составында Никита Казанда узган сайлап алу ярышларында катнашты. Алда команданың 2022 елгы Бөтендөнья кышкы Олимпиадага сайлап алу туры. «Без ныклап әзерләнәбез, тренировкалар саны арта. Безнең сайлап алу узарга көчебез җитәр дип ышанабыз», – диде Никита. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, флорбол буенча командада 10-12 кеше, алар арасында, юнифайд-ярышлар регламенты буенча, ике партнер, калганнары – атлетлар. Спартакиадада катнашучыларның яше - 15 яшьтән өлкәнрәкләр.

Спортның теләсә кайсы төре кебек үк, флорбол атлетларга үсәргә, тормышка яңача карарга мөмкинлек бирә һәм яңа эмоцияләр бүләк итә. «Без өйрәтә торган балалар интернатта яши. Без төрле ярышлар буенча йөрибез, алар яңа тәэсирләр ала», - дип билгеләп үтте Никита.