Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Александр Николаев: мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышану

Кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы атлетлар өчен 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына сайлап алу туры булачак. Тау чаңгысы спорты буенча ярышларда чыгыш ясаячак Башкортстан Республикасы спортчысы Александр Николаевның үзенең бар сәләтен күрсәтәчәгенә якыннарының иманнары камил. “Александр – инде зур, мөстәкыйль кеше. Ул борчылмый. Ул нәрсә тиеш һәм нәрсә белә, шуны эшли, һәм үз көченә ышана”, – ди спортчының әнисе Елена.

Александр Николаев – Махсус Олимпиада программасы буенча шәһәр, республика һәм бөтенроссия ярышларында күп тапкыр катнашкан һәм җиңү яулаган спортчы. Ә 2017 елда 14 яшьлек атлет Австриядә үткән Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында алтын һәм бронза медальләр яулаган.

Тау чаңгысы спорты белән Александр 2015 елда шөгыльләнә башлаган. Уфада тау чаңгысы спорты буенча адаптив клуб бар икәнен Елена очраклы рәвештә дус кызыннан белгән. “Сарафан радиосы” эше бу. Анда бару тулысынча минем инициатива иде. Шөгыльләнергә тотындык, килеп чыга башлады”, – дип искә төшерә ул. Башта билгеле бер кыенлыклар булган, тик әкренләп  Александр күнекмәләр процессына кереп киткән, спорт режимына күнеккән, ярышларда катнаша башлаган. “Спорт контрольдә тота: режим барлыкка килде, улым күпкә җыйнагракка әйләнде”, – дип сөйли Елена.

Александрның үрнәк алыр кешесе булган. Аның абыйсы – йөзү буенча спорт остасы, ә хәзер ул, университет тәмамлап, Санкт-Петербургта тренер булып эшли. Абый белән энекәш арасында бераз көндәшлек хисе булган. Александр да үз көчләрен йөзүдә сынап караган, тик үзен тау чаңгысы спортында тапкан.

Уфада яшь спортчы тренер, адаптив клуб директоры Кристина Александр кызы Коваленко җитәкчелеге астында шөгыльләнгән. 2016 елда алар беренче тапкыр Белорецк шәһәренә сайлап алу ярышларына, ә 2017 елда Австриягә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына барганнар. Елена сүзләренә караганда, Александр чит илгә булган сәяхәттән бик тәэсирләнеп кайткан. Моннан тыш, ярышларга яшь атлет якыннарыннан башка барган. “Мин балаларыма ышанам”, – ди улын һәрвакыт мөстәкыйльлеккә өйрәтергә тырышкан Елена.

Гадәттә Александр атнасына өчәр тапкыр икешәр сәгатьлек күнекмәләр ясаган. Былтыр ул Уфаның сәламәтлек ягыннан чикләнгән мөмкинлекләре булган балалар өчен коррекция интернат-мәктәбен тәмамлаган һәм пешекче һөнәрен үзләштерү өчен Мәскәү көллиятенә укырга кергән. Былтыр пандемия аркасында уку дистанцион форматка күчкән һәм Александр күнекмәләр процессын өйдә дәвам итә алган. Хәер, студентка ярышларга китәргә кирәк булса, көллияттә моны аңлап кабул итәләр, ди Елена.

Казандагы Спартакиадага спортчы өч пар чаңгы белән килгән – алар тау чаңгысы спортының өч дисциплинасында (слалом, гигант-слалом һәм супергигантта) катнашу өчен кирәк. Ярышлардан соң Александр кабат Мәскәүгә китәчәк.