Яңалыклар
Спартакиада

Казанда кышкы спорт төрләре буенча Махсус Олимпиада Спартакиадасы спортчыларын каршы алалар

Бүген, 3 февраль көнне, Татарстан башкаласына Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасында катнашачак спортчылар командалары килә.

Спартакиада Казан объектларының 2022 елда үтәчәк кышкы спорт төрләре буенча Махсус Олимпиаданы үткәрүгә әзерлеген билгеләү өчен тест ярышлары булачак. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән спортчылар Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында чыгыш ясаячак Россия җыелмасына керү мөмкинлеге алачак.

- Безнең спортчыларыбыз өчен Спартакиада – беренче чиратта сәяхәт итү, аралашу шатлыгы, аларның озаклап һәм ныклап өйрәнгән нәрсәләрен күрсәтә алу мөмкинлеге шатлыгы. Аларның дөнья белән үзара тәэсир итешүендә һәм җәмгыятьтә яраклашуында бу гаять зур роль уйный, – ди Россиядә Махсус Олимпиаданың фигуралы шуу буенча спорт киңәшчесе, тренер Анна Седелкова (Санкт-Петербург). – Россиядә бу хәрәкәткә игътибар артуы бик шатлыклы хәл. Татарстан Спартакиаданы үткәрүдә зур әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә. Казанда масштаблы кышкы ярышлар узганы юк, әмма барлык объектларны да тиз арада кирәкле спорт төрләренә яраклаштырганнар. Республика җитәкчелегенә Спартакиада һәм 2022 елда көтелүче Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уенннары чараларын оештыру теләге һәм аларны үткәрергә әзер булулары өчен рәхмәт әйтәсем килә”.

Килгән командалар махсус шаттлларда үзләре Спартакиада вакытында яшәячәк Универсиада Авылына юнәлә. Спортчылар дүрт спорт объектында ярышачак: “Буревестник” һәм “Локомотив” стадионнарында, “Свияга калкулыклары” тау чаңгысы-спорт комплексында һәм шулай ук Спорт сараенда.

Ярышлар 4 февральдән алып 7 февральгә кадәр сузылачак. Карда йөргечләрдә йөгерү, тау чаңгысы спорты, чаңгы узышлары һәм сноуборд буенча ярышлар 4 февральдә старт ала. Фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча ярышлар 6 февральдә узачак.

Спартакиадада Россиянең 36 төбәгеннән килгән һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган 600 спортчы катнашачак.