Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Рөстәм Миңнеханов: «Спортның чикләре юк. Махсус Олимпиаданың Кышкы Уеннарын үткәрү моңа дәлил булып тора»

Бүген Татарстан башкаласында 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиада Бөтендөнья кышкы уеннарының визуаль образын тәкъдим иттеләр.

Казан Кремле янында узган тантанада Россиянең Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер билгеләп үткәнчә, әлеге Бөтендөнья уеннары дөньяның 193 илендә 5,5 млн кеше өчен төп глобаль вакыйга булып тора. «Илебез тарихында беренче тапкыр Махсус Олимпиада уеннарын кабул итү мөмкинлеге өчен Россия җитәкчелегенә зур рәхмәт», — диде ул.

«Минем өчен Махсус Олимпиада — һәркемне шатланып каршы ала торган гаилә, йорт ул. Монда курыкмаска, нык булырга һәм үз-үзеңә ышанырга өйрәтәләр. Бөтен дөнья спортчыларын кабул итү — безнең өчен зур мәртәбә», — дип билгеләп үтте лидер-атлет, Казандагы Уеннар илчесе Татьяна Баранова.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын кабул итәргә әзер торган өчен, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Казанда узачак Бөтендөнья уеннарының оештыру комитеты рәисе урынбасары Игорь Левитин Татарстан башкаласына рәхмәт белдерде. «Без сезнең белән монда күп спорт чаралары үткәрдек һәм сез һәрвакыт лаеклы эш иттегез. Бу Уеннарның спорт күзлегеннән дә, гуманизм күзлегеннән дә югары дәрәҗәдә узачагына ышанам», — дип ассызыклады И.Левитин.

«Бу тармакта мәшгуль барлык кеше — тренерлар, укытучылар, тәрбиячеләр уңышлы эшли алсын өчен, без Уеннарны уңышлы уздыру гына түгел, әле аларның мирасын да калдырырга тиеш», — дип саный оештыру комитеты рәисе урынбасары.

«Спортның чикләре юк. Махсус Олимпиаданың Кышкы уеннарын үткәрү моңа дәлил булып тора, — дип үз фикерен белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. — Махсус Олимпиаданың миссиясе илебезнең төп принцибын — һәркем өчен тигез мөмкинлекләр тудырылуын ачып бирә. Безнең бурыч — әлеге Уеннарны иң югары дәрәҗәдә уздыру».

Казан мэры Илсур Метшин бер елдан Казанның түземсезлек белән кунаклар көтәчәген хәбәр итте. «Үткән елларда без төрле халыкара чаралар һәм спорт ярышларын уздыруда зур тәҗрибә тупладык, һәм иң мөһиме, мондый вакыйгалардан соң, бар дөнья буйлап яңа дуслар кала. Бары бер ел гына калды, һәм без яңа дусларыбызны лаеклы каршылау өчен тырышып әзерләнәчәкбез».

Илебезнең ярышларны югары дәрәҗәдә кабул итәчәгенә Уеннарның илчесе, Vogue журналының Россия вәкиллеге баш мөхәррире Ксения Соловьева да ышана. «Махсус Олимпиада — ул үзеңне нинди дә булса мифик идеал яки норма белән чагыштыру дигән сүз түгел. Син кичәге көндәге үз-үзең белән генә ярышасың. Монда бөтенләй башка казанышлар, алар һәр кечкенә адымның да кадерен белергә өйрәтә. Мин спортка һәм аның бөек берләштергеч көченә ышанам. Россиянең Махсус Олимпиаданы лаеклы кабул итә алачагына ышанам», — дип билгеләп үтте ул.

«Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья уеннары — чиста энергия, төрле кешеләр уңышына шатлык хисе ул. Шул рәвешле син дөньяның нинди зур, төрле булуын тоясың. Кешеләрнең тән төсе дә, ниндидер үзенчәлекләре дә, нинди милләт вәкиле булуы да мөһим түгел — болар барысы да Уеннар вакытында арткы планга чигенә. Һәм без монда күп нәрсәне күрә һәм аңлый алабыз», — дип саный Уеннар илчесе, эшмәкәр Алексей Нечаев.

Россиядә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрү мөмкинлеге — шатлык та, горурлык та, дип билгеләп үтте 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиада илчесе, фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Татьяна Навка. «Мондый әһәмиятле вакыйгаларны һич күрми калырга ярамый, — дип саный ул. — Ярышларга һичшиксез килегез һәм сез әлеге Уеннарда нинди көчле, кыю, ихлас һәм гадел атлетларның катнашканын күрерсез. Бу Олимпиада — спорт кына түгел, күңелгә шифа бирә торган вакыйга да ул».

Тантана кунакларын Россиядә Coca-Cola компаниясенең генераль менеджеры Энди Бакингем дә сәламләде.

Исегезгә төшерәбез, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак һәм Россиядә Special Olympics International кул астындагы беренче халыкара чара булачак. Казанда үтәчәк Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында 108 илдән 2 мең спортчы һәм юнифайд-партнер (интеллектуаль үсеш ягыннан аерылып тормаган спортчылар) катнашачак. Аларга шулай ук 3000 гә якын волонтер һәм 4000 мактаулы кунак һәм аларның гаилә әгъзалары да кушылачак.