Яңалыклар
Спартакиада

Александр Легков: Бергә булганда, без җиңелмәс

2022 елда Казанда үтәчәк Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Илчесе, чаңгы узышы буенча Олимпия уеннары чемпионы Александр Легков “Буревестник” стадионында үткән Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы ачылу тантанасында катнашты.

2014 елда Сочида үткән Уеннардагы алтын медаль иясе катнашучыларны сәламләде, аннары алар белән карда йөргечләрдә йөгереп үтте. Беренче булып финишка Санкт-Петербург вәкиле Николай Орлов килде. Ял иткәннән соң, Александр спортчыларның әзерлеге аны таң калдыруы турында сөйләде.

“Карда йөргечләрдә йөгерү – ансат спорт төре түгел. Мин аларны аякка кигәч, алар аяк кебек эшләр дип уйлаган идем. Ә чынлыкта аларның үзләренең билгеле бер техникасы бар икән, һәм аның үзенчә эшләвен исәпкә алырга кирәк. Физика һәм сәламәтлек белән генә җиңеп булмый. Бу спорт төрендә ныклап күнекмәләр ясарга кирәк. Бүген спортчыларыбыз син элеккеге спорт тормышыңда кем генә булсаң да, физика хисабына җиңү бик кыен икәнлеген күрсәттеләр. Һәм мине җиңделәр. Тырышуыма карамастан, мин дүртенчеме, бишенчеме булып килдем”, – диде Легков.

“Минем өчен Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья Уеннары Илчесе булу – зур мәртәбә, һәм бу рольне миңа ышанып тапшырганнары өчен мин оештыручыларга бик рәхмәтле. Бу Уеннарның максаты – инклюзив үзенчәлекләргә ия кешеләрнең спорт аша җәмгыятьтә яраклашуы. Монда бернинди сәясәт тә юк, беренче планга Олимпия кыйммәтләре чыга. Минем өчен бу уеннарның илчесе булу зур мәртәбә. Инклюзив культураның Россиядә дә барлыкка килүе бик шатлыклы хәл. Мин биредә хәлемнән килгәннең барын да эшләргә телим, бу гаҗәеп ярышлардан миңа каз тәне чыга! Ярышларда катнашучылар белән аралашу күңел түрләренә кадәр үтеп керә. Минемчә, иң мөһиме – нәкъ менә кешелеклелек сыйфатлары. Бергә булганда, без җиңелмәс”, – дип ышана спортчы.

Легков шулай ук Казандагы чаңгы узышлары һәм спорт ориентлашуы мәктәбе базасында мастер-класс үткәрәчәк һәм анда Махсус Олимпиада кыйммәтләре турында сөйләячәк.

2022 елның 22-28 гыйнвар көннәрендә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачак. Татарстан Республикасының спорт министры урынбасары Илдар Садриев сүзләренә караганда, барлык объектлар да диярлек ярышлар үткәрүгә инде әзер, ә Бөтенроссия Спартакиадасы оештыручыларга киләсе ел стартларына тагы да яхшырак әзерләнергә ярдәм итәчәк.

“Күп нәрсә турында катнашучыларның янып торган күзләре сөйли. Бу без эшләгән эшнең хак икәнен дәлилли. Спорт чикләрне юкка чыгара. Без бар илгә һәм бар дөньяга Татарстанның никадәр кунакчыл икәнен күрсәтәбез. Казан Махсус Олимпиада уеннарына әзер”, – диде Илдар Садриев.

Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы ярышлары 4 февральдән алып 7 февральгә кадәр сузылачак. Карда йөргечләрдә йөгерү, тау чаңгысы спорты, чаңгы узышлары һәм сноуборд буенча ярышлар 4 февральдә старт ала. Фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча ярышлар 6 февральдә узачак.