Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Анжела Колядина: Универсаль чемпион

Мәскәү шәһәренең 4 нче санлы коррекция мәктәп-интернатын тәмамлаган кыз төрле спорт төрләрендә уңышка ирешкән, тик өстенлекне флорболга биргән.

Спорт белән актив рәвештә Анжела 5 яшьлек чагыннан шөгыльләнә башлаган. Булачак чемпион тәрбияләнгән Мәскәүнең 70 нче санлы балалар йорты тренеры Сергей Быковский укучылары үзләрен төрле спорт дисциплиналарында сынап карасыннар өчен аз көч түкмәгән. Бадминтон, волейбол, идән хоккее, флорбол – Анжела боларның барысы белән дә шөгыльләнеп караган.

Кыз өчен Бөтенроссия Спартакиадасында катнашу идән хоккее буенча ярышлардан башланган. Беренче җиңүләрен – Спартакиадада призер һәм җиңүче исемен – ул бадминтон ярышларында яулаган. Хәзерге вакытта Анжела – команда лидерларының берсе, Лос-Анджелеста узган Бөтендөнья җәйге Олимпия уеннары җиңүчесе (2015 ел, волейбол), Австриядә үткән Кышкы Махсус Олимпиаданың пре-уеннары бронза призеры (2017 ел, флорбол).

Кызның сүзләренә караганда, флорбол – аның төп спорт кызыксынуы.

– Махсус Олимпиададагы флорбол гадәтиеннән аерыла. Уен кыры кечерәк һәм командалар 6х6 түгел, ә 3х3 уйный. Тик болай һәр катнашучының җаваплылыгы да күбрәк, – ди Анжела. – Бу бик азартлы уен. Җиңү өчен көчләрне берләштерергә кирәк, монда минем капитан булуым да зур роль уйный.

Күптән түгел Анжеланың кызлардан торган командасы күнекмәләрне егетләр белән бергә үткәрә башлаган. Ир-атлар командасына каршы уйнаганда күбрәк көч сарыф ителә, һәм бу күнекмәләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә.

– Флорболда күнекмәләрне үзең генә ясарга, бортка туп атып, ату осталыгын арттырып була. Ләкин бары тик төркемле күнекмәләр генә техниканы, туп бирүне, реакцияне камилләштерергә, уен кагыйдәләрен үз файдаңа кулланырга өйрәнергә ярдәм итә, – ди Анжела. – Безгә яңа уенчы килгәч, без аңа аның көчле якларын ачыкларга һәм аларны кырда кулланырга ярдәм итәбез. Һәркемнең үз көчле ягы, һәм аларны берләштереп, без җиңүгә ирешәбез.

Нәкъ менә спорт кызга тышкы дөнья белән уңайлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга, төрле вакыйгаларны командалы уен призмасы аша кабул итәргә, җиңелүләрне лаеклы кабул итеп, нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә.

Дуслары һәм спорт буенча хезмәттәшләре Анжела турында зур җылылык белән сөйлиләр – ул горур, чибәр, сабыр, гадел һәм үзенең капитан бәйләвеченә хокуклы рәвештә лаек. Гади тормышта кыз Россиянең бер онлайн-маркетында эшли. Ул китаплар укырга һәм музыка тыңларга ярата. Өстәвенә Анжела зиннәтле толым иясе, аңа сокланмый мөмкин түгел.