Ru
En

МАХСУС ОЛИМПИАДАНЫҢ КЫШКЫ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА БӨТЕНРОССИЯ СПАРТАКИАДАСЫ

3-8 ФЕВРАЛЬ 2020 ЕЛ, КАЗАН
Ru
En
МАХСУС ОЛИМПИАДАНЫҢ КЫШКЫ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА БӨТЕНРОССИЯ СПАРТАКИАДАСЫ
3-8 ФЕВРАЛЬ 2020 ЕЛ, КАЗАН

ЯРЫШЛАРНЫҢ МИССИЯСЕ

Көчле спортчыларны ачыклау түгел, ә интеллект үсешендә кимчелекләр булган кешеләрнең адаптациясе һәм инклюзив җәмгыять фикерен алга сөрү. Ярышларга, спортта нинди казанышлары булуына карамастан, барлык катнашучылар да кертелә.
ЯРЫШЛАРНЫ ҮТКӘРҮНЕҢ МАКСАТЫ
Үзендә дөньяның иң зур гуманитар спорт чарасын кабул итүче илнең әзерлеген тикшерү – Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары.
ЯРЫШЛАРНЫҢ МИССИЯСЕ
Көчле спортчыларны ачыклау түгел, ә интеллект үсешендә кимчелекләр булган кешеләрнең адаптациясе һәм инклюзив җәмгыять фикерен алга сөрү. Ярышларга, спортта нинди казанышлары булуына карамастан, барлык катнашучылар да кертелә.
ЯРЫШЛАРНЫ ҮТКӘРҮНЕҢ МАКСАТЫ
Үзендә дөньяның иң зур гуманитар спорт чарасын кабул итүче илнең әзерлеген тикшерү – Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары.
СПОРТ ТӨРЛӘРЕ
КАРДА ЙӨРГЕЧЛӘРДӘ ЙӨРҮ
СНОУБОРД
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ
ШОРТ-ТРЕК
ФИГУРАЛЫ ШУУ
ТАУ ЧАҢГЫСЫ СПОРТЫ
СПОРТ ТӨРЛӘРЕ
КАРДА ЙӨРГЕЧЛӘРДӘ ЙӨРҮ
СНОУБОРД
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ
ШОРТ-ТРЕК
ТАУ ЧАҢГЫСЫ СПОРТЫ
ФИГУРАЛЫ ШУУ
СПОРТ КОРЫЛМАЛАРЫ
"БУРЕВЕСТНИК" СПОРТ КОМПЛЕКСЫ
"ЛОКОМОТИВ" СПОРТ КОМПЛЕКСЫ
"СВИЯЖСК КАЛКУЛЫКЛАРЫ" КУРОРТ-ШӘҺӘРЕ
СПОРТ САРАЕ
СПОРТ КОРЫЛМАЛАРЫ
"БУРЕВЕСТНИК" СПОРТ КОМПЛЕКСЫ
"ЛОКОМОТИВ" СПОРТ КОМПЛЕКСЫ
СПОРТ САРАЕ
"СВИЯЖСК КАЛКУЛЫКЛАРЫ" КУРОРТ-ШӘҺӘРЕ
ЯҢАЛЫКЛАР
Бөтенроссия Спартакиадасының барлык соңгы яңалыкларыннан хәбәрдар бул.
ФОТОЛАР
Уеннарның иң якты һәм мавыктыргыч мизгелләрен татыгыз.
2021 елда Бөтенроссия Спартакиаданы әзерләү һәм үткәрүдә катнашучы барлык клиент төркемнәре мәҗбүри рәвештә аккредитация процедурасын узарга тиеш.
Системада уңышлы теркәлү нәтиҗәләре буенча катнашучы махсус аккредитация бейджын ала, ул башкарыла торган функционал нигезендә сервислар һәм объектларга керү мөмкинлеген бирә. Аккредитация бейджы Уеннарны уздыру чорына бердәнбер рәсми таныклаучы документ булып тора.

АККРЕДИТАЦИЯ

ДЕЛЕГАЦИЯЛӘР (СПОРТЧЫЛАР ҺӘМ РӘСМИ ЗАТЛАР)
+
Барлык делегация әгъзаларын теркәүне җаваплы итеп билгеләнгән бер зат (теркәүче контакт) башкара.
Теркәлү Special Olympics Inc тарафыннан регламентлаштырылган SO Connect системасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
ТЕРКӘЛҮ СРОКЛАРЫ
20 октябрь 2020 – 15 декабрь 2020
Логин һәм пароль, шулай ук системада эшләү буенча инструкция теркәүче контактның электрон адресына җибәрелә.
Әгәр Сез теркәүче контакт икән, әмма системага керү өчен логин һәм пароль алмагансыз икән, Delegation.Services@dspkazan.com электрон электрон адресына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
БЕЙДЖЛАРНЫ АЛУ
Бейджлар системада үз вакытында һәм уңышлы рәвештә теркәлү процедурасын үткәннән соң бирелә.
Аккредитация үзәгенең урнашу урыны һәм аның эш графигы турындагы мәгълүмат теркәлү процессы тәмаланганнан соң биреләчәк. Сайттагы яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз.
ММЧ ВӘКИЛЛӘРЕНӘ
+
Теркәлү процедурасы Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасын яктырту белән кызыксынучы барлык ММЧ категорияләре өчен мәҗбүри.
ТЕРКӘЛҮ СРОКЛАРЫ:
20 октябрь 2020 – 30 декабрь 2020
• Чит ил ММЧ вәкилләре
• Федераль ММЧ вәкилләре
• Төбәк ММЧ вәкилләре
Әгәр Сезгә аккредитация системасына керү өчен логин/пароль килмәсә, яки Сезнең сорауларыгыз калса, Media_Operations@dspkazan.com мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Системага керү мөмкинлеге алу өчен һәр басмага оешмадан теркәлү процессы өчен җавап бирүче 1 (бер) җаваплы зат (аккаунт администраторы) билгеләргә, һәм онлайн-заявканы тутырырга кирәк.
Теркәлү "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы аша башкарыла. Аккредитация системасына керү мөмкинлеге алу өчен "Татмедиа" адресына (a.smetanina@tatar.ru) хат юлларга кирәк.
Аккредитация системасында шәхси мәгълүматны тутырырга, фото йөкләргә (фото таләпләргә туры килергә тиеш) һәм индивидуаль анкетаны Оештыру комитетына җибәрергә кирәк.
Заявка каралганнан соң, Уеннарны Оештыручы күрсәтелгән электрон почтасына логин һәм пароль, керү өчен сылтама, шулай ук системада эшләү буенча инструкция булган хәбәр җибәрәчәк.
Заявка каралу нәтиҗәләре буенча җаваплы зат адресына логин һәм пароль, аккредитация системасына керү өчен сылтама җибәреләчәк.
Теркәлү процессын башлау өчен сылтама буенча үтегез.
Системада теркәлү процессы белән бәйле техник сораулар туса, Accreditation@dspkazan.com электрон адресына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
БЕЙДЖЛАР АЛУ
Аккредитация бейджлары аккредитация системасында теркәлү процедурасын вакытында һәм уңышлы узган катнашучыларга бирелә (анкета статусы "Активен" булырга тиеш). Аккредитация бейджлары паспортның оригиналын (системада теркәлгәнен) тәкъдим иткәндә генә бирелә ала.
Аккредитация үзәгенең урнашу урыны һәм эш графигы турында мәгълүмат теркәү процессы тәмамланганнан соң хәбәр ителәчәк. Сайтта яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз.
• Татарстан Республикасы ММЧ вәкилләре
ПЕРСОНАЛ ҺӘМ ПОДРЯД ОЕШМАЛАР
+
Теркәлү процедурасы аккредитация системасындагы шәхси кабинетта башкарыла. Эшкә җәлеп ителгән барлык хезмәткәрләрне теркәү оешманың бер җаваплы заты (теркәүче контакт) тарафыннан гамәлгә ашырыла.
ТЕРКӘЛҮ СРОКЛАРЫ
20 октябрь 2020 – 10 декабрь 2020
Логин һәм пароль, шулай ук системада эшләү буенча инструкция теркәүче контактның электрон адресына җибәрелә.
Әгәр Сез теркәүче контакт икәнсез, әмма аккредитация системасына керү өчен логин һәм пароль алмагансыз икән, Уеннарны үткәрү кысаларында функционалны башкару соравы буенча коммуникация алып барылучы Уеннарны Оештыручының функциональ бүлекчәсе вәкиленә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Оешманың теркәүче контактына шәхси мәгълүмат күрсәтеп һәм фотографияләр куеп, җәлеп ителгән һәр хезмәткәргә индивидуаль анкеталар тутырырга кирәк.
ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ
Анкета Уеннарны Оештыручы тарафыннан раслансын өчен, анкетаны "Черновик" статусыннан "На рассмотрении" статусына күчерүегезне сорыйбыз. Анкеталарның статуслары артыннан шәхси кабинетта күзәтеп барыгыз.
Аккредитация үзәгенең урнашу урыны һәм аның эш графигы турындагы мәгълүмат теркәү процессы тәмамланганнан соң хәбәр ителәчәк. Сайтта яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз.
Теркәлү процессын башлау өчен сылтама буенча күчегез.
БЕЙДЖЛАРНЫ АЛУ
Аккредитация бейджлары аккредитация системасында теркәлү процедурасын вакытында һәм уңышлы узган очракта бирелә (анкета статусы "Активен").
Бейджлар кулында паспорт оригиналы һәм аккредитация алучы затлар исемлеге белән беррәттән ышаныч язуы булган оешманың җаваплы затына БЕР пакет итеп бирелә.
ТЕХНИК РӘСМИ ЗАТЛАР (СУДЬЯЛАР ҺӘМ ТЕХНИК ДЕЛЕГАТЛАР)
+
ТЕРКӘЛҮ СРОКЛАРЫ
20 октябрь 2020 – 10 декабрь 2020
Теркәлү процедурасы аккредитация системасында онлайн башкарыла. Төгәлрәк җаваплар алу өчен Оештыру комитетына – Sowwg2022_spt@dspkazan.com адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
БЕЙДЖЛАРНЫ АЛУ
Аккредитация бейджлары аккредитация системасында теркәлү процедурасын вакытында һәм уңышлы узган очракта бирелә.
Бейджлар паспорт оригиналын күрсәткән очракта бирелә.
Аккредитация үзәгенең урнашу урыны һәм аның эш графигы турындагы мәгълүмат теркәү процессы тәмамланганнан соң хәбәр ителәчәк. Сайтта яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз.

ММЧ ВӘКИЛЛӘРЕНӘ

Әлеге бүлектә Спартакиадада эшләргә планлаштыручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен мәгълүмат җыелган. Мәгълүмат Спартакиада якынлашкан саен тулыландырылып торачак, шуңа күрә бүлек яңартулары артыннан күзәтеп барырга киңәш итәбез.
ММЧ ВӘКИЛЛӘРЕН АККРЕДИТАЦИЯЛӘҮ
+
ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү хакындагы мәгълүмат белән өстәге бүлектә танышырга мөмкин.
ЧИТ ИЛ ММЧ ВӘКИЛЛӘРЕ ӨЧЕН ВИЗА АЛУ ХЕЗМӘТЕ
+
Әгәр сез чит ил ММЧ вәкиле икән, Media_Operations@dspkazan.com электрон адресы буенча мөрәҗәгать итегез.
КИЛҮ ҺӘМ КИТҮ
+
Килгән/киткән көннәрдә ММЧ урнашкан рәсми кунакханәләрдә яшәүче ММЧ вәкилләренә рәсми килү пунктыннан алып ММЧ урнашкан рәсми кунакханәгә кадәр һәм кире юнәлештә бушлай трансфер тәкъдим ителәчәк.
Әлеге хезмәттән файдалану өчен ММЧ вәкилләренә аккредитация системасында яшәү урынын – ММЧ урнашкан рәсми кунакханәне, шулай ук килү һәм китү датасын һәм вакытын күрсәтергә кирәк. Мәгълүматны килү/китү датасына кадәр 3 көннән дә соңга калмыйча кертергә мөмкин.
УРНАШТЫРУ
+
ММЧ вәкилләренә урнашу өчен ММЧ өчен каралган рәсми кунакханә тәкъдим ителә ("Ибис" кунакханәсе, Казан шәһәре, Уң Болак урамы, 43/1 нче йорт).
ММЧ өчен каралган рәсми кунакханәдә урнашуның төп өстенлеге - яшәү урынының шәһәр үзәгендә урнашкан булуы һәм Спартакиада үткән көнне кунакханәдән алып ярышлар һәм тантаналар объектларына кадәр транспорт оештырылуы.
ММЧ өчен кунакханәне ММЧ вәкилләре 2020 елның 20 декабренә кадәр броньләштерә ала. Заявканы H6278-SL1@accor.com, ә күчермәсен Media_Operations@dspkazan.com электрон адресы буенча җибәрергә кирәк.
Медиакунакханәдә урыннар саны чикле. Алда әйтелгән сроклардан соңрак җибәрелгән заявкалар буш номерлар булган очракта гына кабул ителә. Номерларны гарантияле рәвештә броньләштерү өчен түләүне түбәндә күрсәтелгән сроклар нигезендә кертергә кирәк:
• 25.12.2020 кадәр 30%

• 15.01.2021 кадәр 50 %

• 25.01.2021 кадәр 20%
Яшәү өчен ММЧ вәкилләре Казан шәһәрендәге башка локацияләрне дә сайлый ала. Тик шунысына игътибар итәргә кирәк, бу очракта оештыручылар тарафыннан броньләштерү, консультация, транспорт хезмәте буенча ярдәм күрсәтелмәячәк.
ТРАНСПОРТ ХЕЗМӘТЕ
+
Ярышлар үткән көннәрдә аккредитациясе булган ММЧ вәкилләре өчен ММЧ урнашкан рәсми кунакханәдән ("Ибис") алып Спартакиада үткәрелүче объектларга кадәр шаттллар йөриячәк. ММЧ рәсми вәкилләре шаттлга аккредитация бейджы булган очракта утыра алачак.
ММЧ өчен шаттллар хәрәкәте расписаниесе, шулай маршрутлар сайтта Спартакиада башланырга 10 көннән дә соңга калмыйча бастырылачак.
ТУКЛАНУ
+
Спартакиада объектларында урнашкан матбугат үзәкләрендә үз эченә кайнар һәм салкын эчемлекләр, җиңелчә кабымлыклар алган кофе-брейклар оештырылачак.
МЕДИАЗОНАЛАР
+
Ярышлар үткәрелүче объектларда түбәндәге медиазоналар оештырылачак:
МАТБУГАТ ҮЗӘГЕ (ПРЕСС-ЦЕНТР)
ММЧ вәкилләре өчен Уеннарның һәр ярыш һәм тантана объектларында урнашкан, эш урыннары җиһазландырылган, шәхси техника белән электр һәм Интернет (скс-порт һәм wifi) челтәрләренә тоташу мөмкинлеге, мәгълүмат өстәле, ял итү һәм кофе-брейк өчен урын булган төп зона.
ФОТО- ҺӘМ ВИДЕОПОЗИЦИЯЛӘР
Матбугат үзәкләре конкрет объектта ярышлар үткәрелгән көннәрдә ачык булачак. Матбугат үзәкләре үз эшен ярышлар башланырга 2 сәгать кала башлаячак, һәм ярышлар бетеп, ике сәгать үткәннән соң тәмамлаячак.
Фото- һәм видеопозицияләргә эләгү өчен, үзең белән аккредитация бейджы һәм матбугат үзәкләрендә урнашкан мәгълүмат өстәлендә алырга мөмкин булган махсус жилет булу шарт.
МИКСТ-ЗОНА
ММЧ вәкилләре спортчылар белән аралаша торган зона. Микст-зонаның төгәл эш вакытын ярышларның матбугат үзәгендә белешергә кирәк.
МЕДИАТРИБУНА
Трибуналарда журналистлар өчен билгеләнгән урыннар.
КОНТАКТЛАР
+
Спартакиадада ММЧ эше сораулары буенча: Media_Operations@dspkazan.com
Спартакиадага әзерлек барышы хакындагы мәгълүматка кагылышлы сораулар буенча: media.info@dspkazan.com
ПАРТНЕРЛАР
Генераль партнер
Глобаль медиа партнер
Рәсми итүче
2022 елда Казанда үтүче Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары рәсми сайты
Copyright © 2022 Россиянең Махсус Олимпиадасы
All Rights Reserved